Караңгы почмаклар калмаячак

2012 елның 7 декабре, җомга
Шәһәр урамнарында кич һәм төнлә караңгы булудан күп зарландык, шул исәптән газетабыз битләрендә дә. Ә шәһәрнең Гагарин, Р. Люксембург, Вахитов, Ефремов урамнарындагы һәр баганада берьюлы барлык лампочкаларның кабынуы хәтта көтелмәгән булды – төнлә салам күчендә инә табарлык якты бит, дип сөенә-сөенә өйгә атлыймһәр  кичне.
Яктыру республикада “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды” программасы кабул ителү рәхмәтендә булып чыкты. “Әлеге программаны тормышка ашыруны дәвам итеп, районда караңгы почмаклар калмас, дип ышанабыз”, - ди муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Равил Хисаметдинов. Әлеге программаның төп максаты Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендә яшәүчеләргә тормыш-көнкүрешләрен алып бару өчен уңай шартлар тудырудан гыйбарәт. 
Шулай ук яктыртылган урамнар, автомобиль юллары анда юл-транспорт һәлакәтен булдырмауга да эшли. Равил Фәрит улы әйтүенчә, Чурак авылында 2,5 километрда, Теңкәштән алып Алшихка бару юлында һәм авылның үзен чыкканчы 5,3 километрда 133 терәк багана утыртылды һәм аларга яктырткычлар эленде. Буадан Кыятка, Яшевкага илтүче автомобиль юлында да ясалма яктырту җайланмалары урнаштырылды. Әлеге хезмәтләрне башкаруга югарыда әйтелгән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фондыннан 24 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Шәһәр урамнарына Казанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша кайтарылган 500гә якын яктырткыч куелды. Гагарин, Вахитов урамнарын, Ефремов урамының бер өлешен ясалма яктырту өчен 10 миллион сум җирле бюджет акчасы тотылды. Шәһәр һәм авыл урамнарына терәк баганалар куеп, электр линиясе сузу эшен тендер откан Казан “Төзелеш” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең 13 кешелек бригадасы апрельдән ноябрь аенача алып барды. 
Оешманың баш инженеры Рамил Хәйретдинов әйтүенчә, районда яктырту эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк. 2013 елның апреленнән башлап Буадан Адав-Толымбайга, Ивашевкага кадәр, шәһәрдә Космовский, Ефремов урамнарында бу мәсьәләдә эшләр башкарылачак. Монда җирле бюджеттан да средстволар бүлеп бирү күздә тотыла. Багана башларына якты януы белән аерылып торучы “ДНАД” лампалары урнаштырылды. Район территориясендәге урамнарны ясалма яктырту буенча киләсе елга проект инде әзер. Якты урамнар һәм юллар уңайлык кына тудырмыйча, иминлегебез артуга – җинаятьчелек һәм һәлакәтләр статистикасы кимүгә дә китерәчәк әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International