Буалылар! ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең II этабы башланды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

1 марттан 31 мартка кадәр ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең II этабы уза, дип хәбәр итә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.

Тавыш бирүнең беренче этабында 57 җиңүче сайлап алынды, алар арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Свияжск утрау-шәһәре һ.б. брендлар бар иде.

Татарстанлылар Халык тавыш бирү юлы белән тагын 43 легендар брендны, һәр районга берәр брендны билгеләячәк. Татарстанның барлык районнары тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерүче оешмалар һәм предприятиеләр арасында көндәшлек җәелдереләчәк.

Тавыш бирү сайтта уза http://100brand.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International