«Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте активистлары Татарстанның Буа районында «Хәтер бакчасы» акциясен үткәрәчәкләр, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова.
“Хәтер һәм Дан елында барлык муниципалитетларда да «Хәтер бакчасы» акциясен үткәрү планлаштырылган. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, без парк һәм скверларда агачлар утыртачакбыз. Яшьләрнең бу акциядә катнашуларын телибез", - дип сөйләде Захматова.
Акциядә Бөек Ватан сугышы ветераннары да катнашачак, дип белдерде министрлык вәкиле. Буа районында 23 ветеран яши.
Анна Захматова яшь активистларның узган елгы эшенә йомгак ясады: 21 гыйнвардан 20 декабрьгә кадәр хәрәкәт волонтерлары 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм итте.