Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынмаган табышларны каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзеделәр. Агымдагы елда чыгымнарны компенсацияләүгә Россельхозбанкка бирелгән субсидия күләме 789 млн. сум тәшкил итәчәк.
2020 елның 1 гыйнварыннан авылда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасы кысаларында гамәлдә булган ташламалы ипотека программасы эшли башлады. Авыл ипотекасының төп бурычы-дәүләт ярдәме исәбенә авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан узган елның май азагында расланган иде. 2020-2025 елларда аны финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум чамасы тәшкил итәчәк, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелергә тиеш.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тиешле килешүләр төзегәннән соң, кредит оешмалары потенциаль заемчылардан гаризалар җыячак
һәм эшкәртәчәкләр, ә министрлык аларның реестрын раслаячак, бу вәкаләтле банкларга халыкка ташламалы ипотека кредитлары бирү мөмкинлеген бирәчәк.
Механизмны гамәлгә ашыра башлау 2020 елның мартында ук планлаштырыла. «Федераль бюджет турында» гы закон нигезендә, агымдагы елда ташламалы авыл ипотекасын финанслау 1 млрд.сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, кредит ставкасы еллык 0,1% тан 3% ка кадәр тәшкил итә, ул 25 елдан артык була алмый. Шул ук вакытта ташламалы ставка заемчыны шәхси страховкалау шарты белән гамәлдә.
РФ авыл территорияләре өчен ташламалы кредит күләме 3 миллион сум тәшкил итә, ә Ерак Көнчыгыш федераль округында аның күләме 5 миллион сум. Мәскәү, Петербург һәм Мәскәү өлкәсе территорияләре программада катнашмый.