«Үсмер» клубы балалары үз куллары белән яраткан әниләренә котлау открыткалары әзерләргә булдылар

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Матур һәм игелекле бәйрәм якынлаша - Халыкара хатын-кызлар көне- 8 март. Һәрберебез өчен әни - иң якын һәм кадерле кеше, без аны һәрвакыт яратачакбыз рәхмәтлщребезне белдерәчәкбез. Шуңадыр да һәммәбез дә әниләребезне бәйрәм белән котларга һәм чын күңелдән бүләкләр әзерләргә тырышабыз. «Үсмер» клубына йөрүче балалар да үз куллары белән яраткан әниләренә котлау открыткалары әзерләргә булдылар. Чөнки кулдан ясалган котлау открыткасы кибеттәге гадәти открыткага караганда кыйммәтрәк һәм истәлеклерәк булачак. Ни генә дисәк тә, аларга бит кул җылысы гына түгел, ә күңел җылысы да кушылган.

Балалар бу эшкә зур канәгатьлек белән тотындылар, эшләренә иң җылы хисләрен салырга тырыштылар, чын күңелдән яраткан кешеләрен шатландырырга теләделәр. Открыткалар әзерләнеп беткәч, «Син дөньяда барысыннан да яхшырак» дигән викторинада актив катнаштылар. Ахырда балалар әниләренә үз куллары белән ясалган котлау открыткаларын тапшырдылар.

Әниләр бәйрәме чакырылучылар өчен күңелле булды. Залда дусларча атмосфера хөкем сөрде, балалар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International