Бүген Буа дәүләт драма театры иң матур затларны- хатын-кызларны үзенә җыйды. Бәйрәм яз билгесе- лалә чәчәкләре бүләк итүдән башланып, танышларның, дусларның, хезмәттәшләрнең бер-берсе белән фуршет өстәле артында күрешүләре, сөләшүләре белән дәвам итте. Соңрак тантаналы котлаулар тамашачы залына күчте.
Залга җыелган Буа муниципаль районының гүзәл хатын-кызларын - аналарны, эшмәкәр, җитәкче һәм төрле оешмада эшләүче хезмәткәрләрне Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады. «Районыбыз хатын-кызлары - укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, йорт хуҗабикәләре, эшмәкәрләр, җитәкчеләр - бүген барлык эшчәнлек өлкәләрендә дә тырышып эшләүчеләр. Хезмәт бурычларын намуслы, төгәл үтәүләре үз һөнәрләрендә зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Аларның иҗади интуициясе һәм хезмәт сөючәнлеге районыбызның уңышлы үсеше булып тора. Бүген без өлкән буын хатын-кызларыбызга – сугыш ветераннарына, тыл һәм хезмәт ветераннарына, бөтен көчләрен кызганмыйча район һәм республика, аларның бүгенгесе һәм киләчәге хакына эшләүчеләргә аеруча ихтирам күрсәтәбез», - дип билгеләп үтте Ранис Рафисович һәм барлык катнашучыларга да язгы кәеф, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, гаилә иминлеге, оптимизм һәм уңышлар теләде.
Тантана кысаларында районның шәхси эшмәкәрләре Җамалтдинова Гүзәл Миңнулла кызына һәм Шәрәфетдинова Ләлә Сәгыйть кызына “ТАССР оешуның 100 еллыгы” сертификатлары тапшырылды. Хәзер алар җитештерә торган продукция ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан махсус эмблема белән сатуга чыгачак.
Гүзәл затларга бүген җылы сүзләр әйтелде, районның иҗат коллективлары, республика артистлары иң матур җырларын җырлады, биюләр күрсәтте. Туташ, ханымнар бу минутларда көндәлек мәшәкатьләрне онытып, чын-чынлап үзләрен кадерле итеп тойды.