РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә, "Сыйныф очрашулары" Бөтенроссия проекты кысаларында Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Кайбыч авылында туып-үскән якташларыбыз белән "Безнең авылның искиткеч кешеләре" дигән тема буенча очрашу узды. Ә авылның мондый кешеләре -легендар композитор, җырчы, Татарстанның халык артисты - Фирзәр Мортазин, эстрада артисты, актер, режиссер, сценарист, җырчы, тамада - Илсур Мортазин һәм җырчы Мәүлидә Мортазина. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды, күңелләргә якынлашып килүче 8 март бәйрәме җылысын өстәде. Очрашу күңелле җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.