Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе искә төшерә: 2020 елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.

Салым органнарына салым декларациясен мөстәкыйль тапшырырга тиешле гражданнар:

- милектә биләүнең минималь вакытыннан кимрәк булган фатирны сату (3 елдан да кимрәк, 5 ел- 2016 елның 1 гыйнварыннан соң сатып алынган);

- милектә 3 елдан кимрәк булган башка мөлкәтне, шул исәптә машинаны сату;

- кыйммәтле кәгазьләр сат;,

- якыннарыңнан кыйммәтле бүләкләр алу;

- лотореяда оту;

- мөлкәтне арендага бирү;

- чит ил чыганакларыннан башка керемнәр.

2019 елда алынган керемнәрне шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, шәхси практика белән шөгыльләнүче адвокатлар, адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар декларацияләргә тиеш.

Яшәү урыны буенча салым инспекциясенә декларацияне түбәндәге ысуллар белән тапшырырга мөмкин:

- «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» ярдәмендә, Россия ФСХ сайты;

- дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә;

- шәхсән салым органына мөрәҗәгать итеп;

- КФҮ аша;

- декларацияне почта аша кертемнәрнең тасвирламасы белән җибәрергә.

2019 елгы керемнәр буенча салым декларациясен тутыру һәм тапшыру өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисын куллану аеруча уңайлы. Сервис ярдәмендә физик затлар кеременә салым буенча декларациясен интерактив режимда тутыру мөмкин. Электрон имза белән имзаланган декларация салым органына җибәрелә һәм аның статусын күзәтеп тору уңайлыгы бар.

Агымдагы елның 23,24 март һәм 24,25 апрелендә салым органнары Ачык ишекләр көннәре үткәрә.Физик затлар кеременә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында салым түләүчеләргә мәгълүмат бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International