Гражданнарның мәнфәгатьләрен яклауда кадастр исәбенә алу ярдәм итәчәк

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 655 мең җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шуларның 47 меңнән артыгы 2019 елда.

Гамәлдәге законнар гражданнарны үзләренә караган җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә куярга мәҗбүр итми, ләкин Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина билгеләп үткәнчә, ЕГРНда җир участогы турында белешмәләр булу җир бәхәсләре булган очракта хуҗаның мәнфәгатьләрен якларга, шулай ук күчемсез мөлкәткә салымны дөрес исәпләргә мөмкинлек бирә. Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую нәтиҗәсендә ЕГРНга җир кишәрлеге, рөхсәт ителгән җир кишәрлеге кергән җирләрнең категорияләре турында белешмәләр кертелә. Исәпкә алынган һәр җир участогына уникаль кадастр номеры бирелә, ул объектны идентификацияләргә һәм киләчәктә аның белән төрле операцияләр һәм алыш-бирешләрне индивидуаль үткәрергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта күчемсез милекне кадастр исәбенә кую түләүсез нигездә башкарыла.

КФҮкә мөрәҗәгать иткәндә исәп-хисап процедурасын үткәрү вакыты 7 эш көненнән дә артмый, документларны электрон рәвештә тапшырганда – 5 эш көненнән дә артмый.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина аңлатканча, төзелгән җир участогын рәсмиләштерүне тәмамлау процедурасы булып теркәлү тора. Милек хокукын алганнан соң, хуҗа үзенә караган җир кишәрлегеннән тулысынча файдалана ала. КФҮкә мөрәҗәгать иткәндә милек хокукын теркәү 9 эш көненнән дә артмый торган вакытта, электрон документлар сервислар ярдәмендә – 1 эш көне эчендә башкарыла. Милек хокукын теркәү өчен дәүләт пошлинасы каралган.

Людмила Кулагина шулай ук яңа җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую Бердәм исәпкә алу-теркәү процедурасы кысаларында, законнарда каралган очракта, милек хокукын теркәү белән бер үк вакытта үткәрелергә мөмкин, дип искәртте. Мәсәлән, әгәр җир участогы гамәлдәге җир участогын бүлү нәтиҗәсендә барлыкка килгән булса, Бердәм исәпкә алу-теркәү процедурасының вакыты бу очракта КФҮ аша документлар тапшырганда 12 эш көненнән дә артмый һәм электрон сервислардан файдаланганда 10 эш көненнән дә артмый.

Исәп-теркәү процедураларын тәмамлау ЕГРНнан өземтә белән раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International