Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"технологиясе буенча эшне дәвам итәләр. Катнашучылар өчен социаль иминият фонды хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Фонд белгечләре авыруларны карау предметларын реабилитацияләү чараларының роле һәм әһәмияте турында сөйләделәр һәм аларны ничек кулланырга кирәклеген практикада күрсәттеләр. Дәрестә катнашучылар өлкәннәр белән эшләү буенча бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.