Педагоглар коллективы мәктәпнең ветеран укытучылары – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Г. Нәҗмиева, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары Л. Макарова, беренче директор А. Волков, Мәгариф отличниклары В. Сәлахова, Ф. Хөснетдинова, М. Сабитова, Г. Михайлова һәм башка бик күпләр нигез салган иң яхшы традицияләр дәвам итә. Бүген хезмәт куючы мөгаллимнәребезнең яртысы диярлек шушы мәктәп чыгарылышы да. 7 укытучыбыз югары, 25е беренче категориягә ия, 4 педагог “Белем бирүдәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен йөртә, Н. Казакова, С. Победимская, Н. Андреева, И. Ханбиков, Р. Ефремова “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектында җиңделәр, 10 укытучы республика күләмендә грантлар отты.
Болар барысы да укучыларыбызның Бөтенроссия, халыкара, республика конкурс бәйгеләрендә, олимпиадаларында җиңү яулау мөмкинлеге бирә. Шундыйлардан Г. Камәрова, Д. Краснов, Э. Гарифуллина, Р. Сөнгатуллин, Н. Антонов, А. Нугаева, Э. Трусенева, А. Трусенев, Е. Смирнова, А. Кәримова, А. Хөснетдинова кебек укучыларыбызның, аларны әзерләгән укытучыларыбыз И. Хизның, С. Победимскаяның, Л. Тюлютинаның, Ф. Мөхәммәтҗанованың, Т. Князеваның, Г. Кәримуллинаның, Ф. Хәйретдинованың, хокук бозуларны кисәтү отряды җитәкчеләре Лилия һәм Рамил Кавиевларның исемнәрен мактап телгә аласым килә.
Шулай ук төрле еллар чыгарылышлары, бүгенге көндә Буа районы прокуроры булып эшләүче Марс Фәтхуллин, Казан кооператив институты ректоры Илдар Насретдинов, җылылык челтәрләре директоры Виктор Мясников, Казан шәһәрендә типография директоры Илдар Нәфыйков, Буа типографиясе җитәкчесе Фәридә Гатауллина, төзелеш компанияләре генераль директорлары Илдус Латыйпов, Сергей Никифоров, хирург-онколог Сергей Фомин, хирург Иван Егоров һәм башкалар да мәктәбебез горурлыгы.
Җиңү көне алдыннан Россия Почтасы Татарстаннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын җиткерәчәк. 2 майдан 8 майга кадәр хат ташучылар республиканың кадерле адресатларына 6000нән артык хат тапшырачак. Россиядә барлыгы 259 700ләп Президентның шәхси котлавы тапшырылачак.