«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» социаль-гуманитар проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары Украинская Анастасия Алексеевнаны, Гусарова Валентина Григорьевнаны һәм Стратонова Мария Васильевнаны 8 Март бәйрәме белән котладылар

2020 елның 6 марты, җомга

8 нче Март бәйрәмен көтү һәр хатын-кыз күңелендә үзенчә чыгыла. Кичә дә, «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» социаль-гуманитар проекты кысаларында, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Храмова Наталья, ветераннар Советы Рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова һәм Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегеннән Ләйсән Сәмәрханова Бөек Ватан сугышы ветераннары Украинская Анастасия Алексеевнаны, Гусарова Валентина Григорьевнаны һәм Стратонова Мария Васильевнаны бәйрәм белән

котладылар. Котлаулар җылы дустанә шартларда узды, әбиләрне җырлар, кайгыртучанлык һәм игътибар белән шатландырдылар.

"Хөрмәтле ветераннарыбыз сезне 8 Март белән котлыйбыз! Яз башында, тереклек җанланганда килүче бу матур бәйрәм сезнең тормышыгызга кояш җылылыгын алып килсен,күңелегездә мәңгелек яз, көннәрегез якты һәм болытсыз булсын. Елмаю, яхшы кәеф, шатлык, бәхет!",- дип теләде Наталья Храмова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International