2020 елның 5 мартында Чүпрәле муниципаль районының "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют" дәүләт казна учреждениесе базасында Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре уртак күңел ачу чарасы оештырдылар. Ул 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Буа шәһәреннән килгән аниматорлар балалар һәм чакырылган әниләр өчен бик күп күңелле конкурслар, табышмаклар һәм уеннар белән баетылган «Барбоскиннар» мультфильмы геройлары белән уен программасы әзерләделәр. Шулай ук оештыручылар балалар куллары белән слим ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Бәйрәм биюләр, җырлар, балалар көлүе һәм күтәренке кәеф белән тулы иде. Программа ахырында барлык әниләргә дә социаль приютта тәрбияләнүчеләр әзерләгән чәчәкләр тапшырылды.
Очрашу ахырында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тәрбиячеләрне, килгән әниләрне һәм аниматорларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга

