Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, акчаны гадирәк һәм уңайлы итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.
Беренче бала өчен ана капиталы
Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе- ана капиталы программасын беренче балага бирү. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган яки уллыкка алынган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алдылар.
Икенче бала өчен ана капиталы суммасын арттыру
2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче барлыкка килгән булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.
Ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның средстволары белән эш итү срокларын кыскарту
2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерергә һәм аның средстволарын кыска вакыт эчендә кулланырга мөмкин булачак. Сертификат бирүгә, яңа тәртип буенча, биш эш көне каралган, ә акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү – ун эш көненнән дә артмаска тиеш. Аерым очракларда бу сроклар, әгәр башка ведомстволарда мәгълүмат соратып алу зарурлыгы туса, унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Агымдагы ел ахырына кадәр ана капиталы буенча гамәлдәге норматив сроклар саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен ул унбиш эш көне, гаиләнең акчалар белән эш итү турындагы гаризасын карау өчен - бер ай. Практикада Пенсия фондының территориаль органнарының күбесе бүген үк тиешле хезмәтләрне тизләтелгән режимда тәкъдим итә.
Ана капиталы сертификатын актив рәсмиләштерү
Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен апрель уртасыннан Пенсия фонды Ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирү эшенә керешә. Димәк, бала тугач, ул автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә сертификат алуга мөрәҗәгать итмичә, акчалар белән эш итүне башлый алачак. Рәсмиләштерүне Пенсия фонды мөстәкыйль эшлиячәк.
Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына Граждан хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерәләр һәм моның өчен кирәкле мәгълүматны ата-аналар һәм балалар турында билгелиләр.
Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм Пенсия фонды сайтындагы әни кешенең шәхси кабинетына яки дәүләт хезмәтләре порталына җибәрелә.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.
Ана капиталын банклар аша кредит түләүгә юнәлтү
Расланган үзгәрешләр ана капиталы белән идарә итүне гаиләләрдә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен уңайлырак итә.
Ана капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен тиешле гаризаны кредит ачылачак банкта бирергә мөмкин булачак. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирелә.
Әлеге хезмәт күрсәтү банклар һәм Россия Пенсия фонды арасында килешүләр төзү буенча гамәлгә ашырылачак.
Бакча участокларында йортлар төзү өчен ана капиталы
Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләрнең ана капиталын бакча участогында торак йорт төзү өчен файдалану хокукын закон белән ныгыттылар. Шул ук вакытта, элекке кебек үк, җиргә милек хокукы һәм торак төзүгә рөхсәт булу мөһим шарт булып тора.
Ана капиталыннан айлык түләү
2020 елның 1 гыйнварыннан икенче балага айлык пособие түләү тәртибе үзгәрде. 2009 елның 2 августындагы 205-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясы нигезендә, гаилә аны яшәү минимумыннан 2 елга кадәр арттырырга мөмкин булган керемнең иң чик күләме, моннан тыш, бала туганнан 1,5-3 елга кадәр түләү вакыты үзгәрәчәк.
Икенче бала туу белән бәйле рәвештә айлык түләү алу хокукы, әгәр бала 2018 елның 1 гыйнварыннан туса (уллыкка алынса), РФ гражданы булса, һәм әгәр гаиләнең җан башына уртача керем күләме "РФдә яшәү минимумы турында" 1997 елның 24 октябрендәге 134-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 2 пункты нигезендә, күрсәтелгән түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталы өчен РФ субъектында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмаса, барлыкка килә.
« Әйтик, гаиләнең 2020 елда түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнлеген аңлау өчен, соңгы 12 календарь айда гаилә кеременең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүләргә, ә аннары гаилә әгъзаларының, шул исәптән икенче баланы да кертеп, бүләргә кирәк. Әгәр алынган зурлык Татарстан Республикасында эшкә яраклы гражданның 2 тапкыр яшәү минимумыннан кимрәк булса( 2020 елдан-20 170 сум– , пенсия фондына барырга һәм агымдагы елда аның күләме 9373 сум тәшкил иткән айлык түләүгә гариза бирергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин
Ана капиталы программасын озайту
Ана капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр, 2020 елдан башлап, яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәме чараларына хокук алачак.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt кат www.facebook.com/pfrrt кат www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/grou/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com