Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов хатын-кызларны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

2020 елның 7 марты, шимбә

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр, хатыннар, апалар, сеңелләр!

Чын күңелдән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне –яз бәйрәме бәйрәм белән тәбрик итәм! Һәрвакыт хатын-кыз тормыш, матурлык һәм илһам чыганагы булган. Сез безнең гаиләләрдә җылылык һәм уңайлылык саклыйсыз, балалар үстерәсез һәм тирә-юньдәгеләргә игелек, наз, ярату бүләк итәсез. Сез бу дөньяны матурлык һәм тормыш энергиясе белән тулыландырасыз,  рухи юмартлык белән җылытасыз, күңеллелек, ачык йөзлелек һәм гармония атмосферасын тудырасыз.

Безнең район хатын-кызлары- укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, хуҗабикәләр, эшмәкәрләр, җитәкчеләр - бүгенге көндә тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә эшлиләр. Хезмәт вазыйфаларын намуслы, төгәл үтәү Сезгә һәр һөнәрдә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, ә Сезнең иҗади интуициягез һәм хезмәт сөючәнлегегез районыбызның уңышлы үсешен тәэмин итә. Бүген өлкән буын хатын - кызларына-сугыш, хезмәт ветераннарына, көчләрен кызганмыйча, район һәм республика, аларның бүгенгесе һәм киләчәге өчен эшләүчеләргә аерым хөрмәтебезне белдерәбез.

Сез – ир-атларның төп рухландыргыч көче, тугрылыклы тормыш терәге . Гомеребез буена безне әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз һәм хатын – кызларыбыз кайгыртуы чолгап ала. Тормышыгызда теләсә нинди уңышларга без Сезнең ярдәм белән ирешәбез. Сезнең кайгыртучанлык һәм мәхәббәт безне – ир-атларны, тагын да көчлерәк итә, яхшы эшләргә, кыю гамәлләргә һәм туган ягыбыз һәм республикабыз файдасына нәтиҗәле хезмәткә рухландыра.

Бу гүзәл бәйрәм алдыннан барлык ир-атлар исеменнән Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, оптимизм һәм барлык башлангычларда уңышлар телим. Сезнең йортларыгызда һәрвакыт иминлек  хөкем сөрсен, тынычлык һәм булсын. Ә киләсе яз сезгә күп шатлык, күңелле вакыйгалар алып килсен. Бәхетле булыгыз!

Буа муниципаль районы  җитәкчесе   Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International