2020 елның 10 мартыннан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Роспотребнадзорда «кайнар линия» эшли башлый.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге белгечләре 2020 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәкләр. Мөрәҗәгатьләр кайнар линия телефоннары һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында кабул ителәчәк.
Буа районында яшәүчеләрдән шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр кабул ителә, төшке аш вакыты 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр.
Мөрәҗәгатьләр 8( 84374) 3-52-89 «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә