Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе 2020 елның 23 мартыннан 25 апреленә кадәр Ачык ишекләр көннәре үткәрә

2020 елның 10 марты, сишәмбе

ИГЪТИБАР!

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе физик затлар кеременә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында салым түләүчеләргә мәгълүмат бирү буенча Ачык ишекләр көннәре үткәрә.

23 март 2020 ел  08.00 сәгатьтән  19.00 сәгатькә кадәр

24 март 2020 ел  08.00 сәгатьтән  19.00 сәгатькә кадәр  

24 апрель 2020 ел 08.00 сәгатьтән  19.00 сәгатькә кадәр  

25 апрель 2020 ел 08.00 сәгатьтән  13.00 сәгатькә кадәр  

 

Акция Россия Федераль салым хезмәте инспекцияләрендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә үткәрелә.

Ачык ишекләр көннәрендә салым органнары хезмәткәрләре түбәндәге мәсьәләләрне аңлатачаклар:

- салым түләүчеләр алган керемне декларацияләү бурычының булуы (булмавы) һәм аннан салым түләү зарурлыгы турында;

- НДФЛны исәпләү һәм түләү тәртибе турында;

- НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру тәртибе турында;

- НДФЛ буенча бурычлар булу (булмау) турында;

- «Декларация» ПО аша салым декларациясен тутыру буенча компьютер программасыннан ничек файдаланырга;

- салым тотып калуларны алу турында;

- “физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”  Интернет-сервисына тоташтыру мөмкинлекләре турында;

- салым түләүчеләрдә килеп туган башка мәсьәләләр буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International