"Байрак", "Знамя", "Ялав" газеталары призларына шахмат турниры

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Ярышлар узган Мәдәни үсеш үзәгендә әлеге интеллектуаль уенны яратучы 13 кеше җыелды. "Буа-Информ" җитәкчесе уенчыларга кызыклы уеннар һәм җиңү теләде, шуннан соң катнашучылар шахмат такталары артында үз урыннарын алдылар. Баш судья ярышлар программасы белән таныштырды. Турнир җанатарлары һәр катнашучыны хуплап, уенның һәр нәтиҗәсен игътибар белән күзәттеләр. Турнир нәтиҗәләре:

1 урын - Илдус Даутов, Буа. 2 урын - Зөфәр Сәләхов, Яңа Чәчкап. 3 урын - Камил Әхмәтҗанов, Буа. 4 урын - Андрей Каширин, Буа. 5 урын- Пётр Васильев, Буа. Яшүсмер уенчылар арасында Антон Каширин аерылып торса, кече төркем уенчылары арасында ( ир-егетләр арасында) Григорий Ерусланов, Адель Гильманов яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Ә кызлар арасында Дарина Садыкова югары баллар җыйды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International