Люция Әхмәтҗанова: Буалыларның батырлыгы турында районнан читтә дә белергә тиешләр.

2020 елның 10 марты, сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы проекты кысаларында Кама Тамагы районы музеенда Буа туган якны өйрәнү музее күчмә күргәзмә ачты. Күргәзмә 1942 елда төзелгән тимер юл күпер корылмалары, тимер юл станцияләре, тимер юл участогы макетларыннан гыйбарәт.

Макетлар күргәзмәсе якташларыбызның, ТАССРның көнбатыш районнарында яшәүчеләрнең, 1942 елда Свияжскидан Ульяновскига кадәр Сталинград тимер юл участогын рекордлы кыска срокларда, кышкы чорда, техникасыз, азык-төлек белән тәэмин итмичә төзегән Сталинград тимер юл хезмәт батырлыгына багышланган һәм тимер юл ветераннары Советы рәисе Илгиз Нигъмәтуллин тарафыннан әзерләнгән.

Кама Тамагы районы мәктәпләре укучылары Татарстан Идел аръягында яшәүче якташларыбызның хезмәт батырлыгына багышланган документаль видеоролик карадылар. Музей директоры Люция Әхмәтҗанова мәгълүмати материал белән таныштырды.

Буа туган якны өйрәнү музее Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кадәр, республиканың Көнбатыш өлешендәге барлык район үзәкләрен күргәзмә белән таныштырырга

планлаштыра, чөнки хәрби тарихчылар раславынча, анда яшәүчеләр дә тимер юл төзүдә актив катнашканнар. Ә бу төзелеш Сталинград сугышында җиңүдә мөһим стратегик әһәмияткә ия булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International