2020 елның 8 мартында Буада "Без бергә" милли балалар сәнгать иҗаты фестивале узды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Буаның Ял үзәгендә «Без бергә» республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге фестиваль халык иҗаты, балаларның шәхси уңышларын тәрбияләү һәм үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Чарада 7-17 яшьлек 30дан артык бала һәм яшүсмер төрле номинацияләрдә катнашты: «Халык вокалы», «Халык ансамбле», «Инструменталь башкару». Муниципаль этап җиңүчеләре 17 мартта Буа шәһәрендә узачак «Без бергә» фестиваленең зона этабында чыгыш ясыйячаклар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International