Район делегациясе Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашты. Бәйрәм Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың гүзәл затларын бәйрәм белән котлады һәм ТР Дәүләт бүләкләре, "Ана даны - Материнская слава" һәм "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медальләре тапшырды.


