Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы буенча беренче кредитлар хупланды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак урыны төзүгә (сатып алуга) ташламалы процент ставкасы булган ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.

«Россельхозбанк» АҖ беренчеләрдән булып Лаеш районында төзелә торган «Южный парк» торак комплексында фатир сатып алуга ташламалы ипотека кредитын хуплады. Хәзер монда тугыз йорт файдалануга тапшырылган, балалар бакчасы бар. Формаль яктан ТК авыл җирлегендә урнашкан булса да, ул Казан үзәгеннән уңайлы транспорт чишелеше буенча 17 минутлык ераклыкта гына.

Одним из первых АО «Россельхозбанк» одобрил льготный ипотечный кредит на покупку квартиры в ЖК «Южный парк», который возводится в Лаишевском районе. Сейчас здесь введено в эксплуатацию девять домов, есть детский сад. И хотя формально ЖК расположен в сельской местности, но фактически он находится в 17 минутах езды от центра Казани по удобной транспортной развязке.

Алты гаилә кредит акчасына Татарстан Республикасы авыл территорияләрендә күпфатирлы йортта торак йортлар һәм фатирлар сатып алачак. Беренче кредитлар Актаныш районының Актаныш авылында, Тәтеш районының Тәтеш шәһәрендә, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында, Лаеш районының Усады авылында торак сатып алуга биреләчәк. Бирелгән кредитларның гомуми күләме 12 105 000 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 3 мартта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынмаган керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзегәннәрен искә төшерә. Әйтик, Россельхозбанк «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында ташламалы авыл ипотекасын бирү программасында катнашучы беренче банк булды.

Кредитлау ставкасы кредит шартнамәсенең гамәлдә булу срогына еллык 0,1% тан 3% ка кадәр билгеләнгән, ул 25 елдан артык була алмый. Ташламалы ставка заем алучының шәхси иминләштерүе шартларында гамәлдә була. Авыл территорияләре өчен ташламалы кредит күләме 3 млн сум тәшкил итә.

Хәзерге вакытта төбәк халкыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында килештерү өчен беренчел реестрга 1,2 млрд сумлык 559 гариза кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International