Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Наил Залаков хәбәр иткәнчә, бүген аграр урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары белем бирү процессын модернизациялиләр, студентларны заманча җитештерүгә якынлашкан шартларда укыталар. Мәсәлән, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары «Заиковский»ҖЧҖ укыту-җитештерү мәйданчыгында практика ала. Студентлардан тыш, яңа авыл хуҗалыгы техникасын төзү һәм эксплуатацияләү буенча укуларны укытучылар да уза.
"Югары уку йортлары, үз чиратында, студентларны гамәли әзерләүдә һәм белем бирү процессын цифрлаштыруда үз үсешләрен күрә", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практик дәресләр алып баралар. Кадрларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү программалары эшләнә.
Тармак белгечләрен һәм студентларын практик әзерләүне арттыру максатларында Казан дәүләт аграр университеты Bayer, Татмелиорация, Проминтел-Агро, Ростсельмаш, Сервис-Агро, Татагрохимсервис, Stihl, Belarus кебек компанияләр белән хезмәттәшлек итә. 2020 елда Россельхозбанк, Бионоватик, Агросила, Ярославич, Щелковоагрохим, Amazone кебек 10нан артык уку сыйныфын ачу һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла. «Август-Мөслим» ҖЧҖ белән берлектә «Игенчелек академиясе» белем бирү проекты кысаларында практик юнәлешле уку-укыту программасы гамәлгә ашырыла. Укыту ел дәвамында уза һәм бөтен җитештерү циклын үз эченә ала. Тыңлаучыларның гомуми саны 150 дән артык кеше.
«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә «Кооператив идарәче» квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм гамәлгә ашырыла. Курсларны тыңлаучыларны республикадан гына түгел, Россиянең 9 субъектыннан да җәлеп иттеләр. Курсларны алга таба дәвам итү дистанцион технологияләр кулланып, авыл җирлекләре җитәкчеләрен җәлеп итеп уздыру планлаштырыла.
Республикада өстәмә белем бирү буенча эшне шулай ук Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты да алып бара. Агымдагы елга уку программалары авыл хуҗалыгы җитештерүенең заманча шартларын исәпкә алып төзелгән.