Алдынгылыкны бирмик

2012 елның 11 декабре, сишәмбе
Алдынгылыкны бирмик

06.12.2012 14:43 | Матбугатка язылу Принтерга

 

Буа районара почтамтының подписка буенча инженеры Сөмбел Шәмсетдинова белдерүенчә, киләсе елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру планы бүгенгә 65 проценты үтәлде. Матбугатка язылучылар аеруча “Байрак”, “Акчарлак”, “Юлдаш”, “Ирек мәйданы” газеталарын сайлый. Югары Лашчы, Ырыңгы, Яңа Чәчкап элемтә бүлекчәләре подписка рәсмиләштерү планын 100 процент үтәделәр инде. Матбугатка язылуларына караганда, ветеринария техникумы, шикәр заводы, “Челтәр компаниясе” җәмгыяте филиалы – Буа электр челтәрләрендә эшләүчеләрне иң күп газета-журнал укучылар, дип мактарга мөмкин. Оператор Гүзәл Гыйбадуллина әйтүенчә, районара почтамт вакытлы матбугатка языдыру буенча республикада  алдынгылык тота. 2013 елда да сынатырга уйламыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International