Югары Лашчыда Миләүшә Зарипова истәлегенә традицион чаңгы ярышлары узды.

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Югары Лашчыда Миләүшә Зарипова истәлегенә традицион чаңгы ярышлары узды.

Быел кыш кары белән сөендермәү өстенә, ярыш алды кичендә яңгыр явып, ул тәмам эреп бетә язды. Ә иртән бар дөнья янәдән ап-ак кар астында калды.

– Буран дуласа да, ярыш барышында көннең матур булачагына ышандым. Һәм ялгышмаганмын. Безнең изге ниятебезне хуплагандай күктән кояш әнә ничек елмая, – ди мәктәпнең элеккеге укытучысы, бүген “Юность” спорт мәктәбе тренеры Иван Карамаликов, быел да ярышны тиешле дәрәҗәдә уздыра алганнарына шатланып. Чыннан да барысы да алдан уйланылганча булды. Һәрвакыттагыча, Тутай авылы клубы мөдире Вадим Андреев казан асып, итле ботка пешерде, аңа башка авыллар мәдәниятчеләре, укытучылар булышты. Финишка килүчеләрне, кунакларны сыйлап тордылар. Спринт ярышларында мәктәпнең барлык диярлек укучылары катнашты. 1-5 сыйныф укучылары арасында Дарья Тихонова һәм Ярослав Никитин, 6-9 сыйныфлардан Елизавета Казначеева һәм Константин Сайкин беренче булдылар. Аннан стартка өлкәннәр басты. Хатын-кызлардан Чуаш Аксуыннан Галина Никонова иң җитезе булды. Икенче урынны Татар Аксуыннан Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова, өченчене Тутайдан мәктәпнең математика укытучысы Анна Емельянова алды. Ир-егетләрдән Миләүшәнең бертуганының улы Илгиз җиңде. Тутайдан Станислав Захаров һәм мәктәп укытучысы Сергей Смирнов икенче-өченче булып килделәр. Ярышлар моның белән генә төгәлләнмәде әле – ул аркан тартуда көч сынау белән дәвам итте. Анда киеренке көрәштә беренчелекне укучылары биредә белем алучы Яльчек районының Байтирәк авылы командасы яулады. Икенчедә – Татар Аксуы, өченчедә Тутай командалары. Җиңүчеләр, катнашучылар Миләүшәнең якыннары, туган авылы Татар Аксуы һәм Югары Лашчы мәчетләре, укытучылар, авыл җирлеге, Татар Аксуыннан Азат Нуриев, Газим Насретдинов, Югары Лашчыдан Исмәгыйль Галиуллин, Иршат Хәсәнов әзерләгән бүләкләр алдылар. Гөлнара Усманова Байтирәк командасы составында аркан тарткан Лащ-Таяба авыл җирлеге башлыгы Михаил Егоровка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International