Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый. Нәтиҗәдә, 2020 елның мартыннан бөтен республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» АҖнән аерым счетлар җибәрелмәячәк.
Әлеге яңалык торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек иткәндә гражданнарның уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән һәм барлык түләүләрне бер түләү белән түләргә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук халыкка «Татэнергосбыт» АҖ сайтында шәхси кабинет та бар https://tatenergosbyt.ru/ - ул түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:
- түләүләр турында мәгълүмат алырга;
- исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырырга;
- банк картасы ярдәмендә бердәм түләү документын түләргә;
- коммуналь хезмәтләрне куллану аналитикасы белән танышырга;
- электрон бердәм түләү документына язылырга