"Киләчәккә билет” отты

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Зур Фролово мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алина Кудряшова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үткәргән “Киләчәккә билет-2012” республика конкурсында катнашып өченче урынны яулады, лауреат Дипломы һәм компьютер техникасы алу өчен акчалата сертификат белән бүләкләнде. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең, шул исәптән урманчы әтисе Михаил Степановичның авыр да, мактаулы да хезмәтләрен бик җылы, мавыктыргыч итеп тасвирлаган кызның иншасын жюри югары бәяләде. “Бәлки әтием үрнәгендә мин дә урманчы һөнәрен сайлармын. Үз хезмәтеңне яратсаң, һәр өлкәдә уңышка ирешергә була, дип исәплим”, - ди Алина.
Бу аның беренче җиңүе генә түгел. 2010-2012 елларда ике дистәдән күбрәк бәйгедә катнашып, барысында да 
призлы урыннар яулауга иреште. Мәктәптә дә “бик яхшы” билгеләренә генә өлгерүче тырыш Алина әнисе Илсөярне, әтисе Михаилны үзенең уңышлары белән киләчәктә күп тапкырлар сөендерер әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International