Күптән түгел Ульяновск шәһәрендә КУДО буенча ачык чемпионат узды. Анда буалылар Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясап, өченче урынны алып кайттылар.
Җиңү көне алдыннан Россия Почтасы Татарстаннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын җиткерәчәк. 2 майдан 8 майга кадәр хат ташучылар республиканың кадерле адресатларына 6000нән артык хат тапшырачак. Россиядә барлыгы 259 700ләп Президентның шәхси котлавы тапшырылачак.