Хөрмәтле Буа муниципаль районы көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Сезнең көндәлек хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, белемнәрегез һәм тәҗрибәгез нәтиҗәсендә буалыларның тормышы уңайлырак, ә яраткан Буа шәһәре чистарак һәм матуррак була бара. Нәкъ менә сез үз җилкәгездә халыкны су, җылылык белән тәэмин итү проблемаларын үз вакытында хәл иткән өчен җаваплылык йөген күтәрәсез, район халкының тормыш сыйфаты сезнең көйле һәм өзлексез эшләвегездән тора. Тармакның киләчәге дә, аны үзгәртеп коруның уңышы да сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәләренә бәйле.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, торак-коммуналь комплекс үсешендә уңышлар телим. Сез киләчәктә дә районыбызны һәм шәһәребезне республиканың иң төзек, матур районнарының берсенә әверелдерү бурычын намус белән үтәрсез дип ышанам.
Буа муниципаль районы җитәкчесе Р. Р. Камартдинов