Остазның нәтиҗәсе шәкертендә

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Гомеренең 42 елын физкультура дәресен укытуга багышлаган Вячеслав Шурбин спортка мәхәббәтне укучыларында да тәрбияли алды – дәвамчылары 30дан артып китә.
Шәһәрнең М. Горький исемендәге мәктәбендә укыганда ук спорт белән шөгыльләнгән, ярышларда катнашкан егетнең үзенең хезмәт юлын сайлавын тугызынчы сыйныфка ул чактагы А. В. Луначарский исемендәге мәктәпкә килүе хәл итте бугай. Төгәлрәк әйткәндә, көчле укытучы, әле бүген дә спортта актив Җәүдәт Халиков кул астына эләгүе сәбәпче булды моңа. Өч ел дәвамында аеруча волейбол, җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнгән егет армия сафларыннан, физкультура укытучысы булырга теләге барлыгын белдереп, киңәшләр сорап, остазына хатлар язды. Хуплады аның бу омтылышын Җәүдәт Аләтдин улы һәм ялгышмады. Укучысы, аннан озак еллар коллегасы аны һәрвакыт уңышлары белән сөендерде. Фәненә генә түгел, хезмәт юлына аяк баскан мәктәбенә дә тугры булды Вячеслав Николаевич. 35 ел мәктәп-интернатта эшләде, ул бетерелеп, бина 6нчы мәктәпкә, лицей-интернатка бирелгәч тә шунда калды. Иң зур казанышы да, горурлыгы да интернатта тәрбияләнүче “авыр” балаларның дустына әверелүе, аларны да спортка тартуы булды. Юкса, аның шәкертләре  1971 елдан башлап мәктәп-интернат, балалар йортлары укучыларының республика спартакиадасында, туристлык слетларында күп мәртәбәләр җиңә, 2001 елда Карелиядә узган Россия күләмендәге ярышта беренчелек ала, мәктәп ике мәртәбә спорт-массакүләм һәм сәламәтләндерү эшен кую буенча Бөтенроссия конкурсы лауреаты була алырлар идеме икән?! Бүген аның укучылары физкультура буенча район олимпиадасында җиңәләр, республика күләмендә катнашалар. Узган уку елында Рәмис Хәбибуллин республика данын Россия күләмендә яклады. Әле тагын  11 сыйныф укучысы Рәшит Исаков 2010 елдан Казанның “Ак Бүре” командасында иде, быел Мәскәү өлкәсенең “Атлант” командасына чакырылды һәм әлеге хоккей клубының төп составында уйный. Яшьләрне спортка иң элек үз үрнәгендә тарта ул. 20 ел дәвамында бик күп бәйгеләрдә, авыл уеннарында район данын яклады, судья да булды. Ярты гасырга якын Сабан туенда да гадел хөкем итә укытучы. Озак еллар район методик берләшмәсен җитәкләде.
Шушы ирешелгәннәре өчен “РФ Халык мәгарифе отличнигы” исемен алган, “ТРда мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен”, “ТРда физкультура һәм спортны үтерү өчен” күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән Вячеслав Николаевич кешелеклелеге, сабырлыгы, гаделлеге, ярдәмчеллеге белән дә укучыларының ышанычын яулады, хезмәттәшшләренең, җитәкчеләрнең ихтирамын казанды. Гаиләсендә 95 яшьлек әнисе өчен иң мәрхәмәтле ул, хатыны өчен иң ышанычлы ир, кызына иң яхшы әти ул Вячеслав Николаевич.
Бүген дә сафта булган, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган ветеран шушы көннәрдә үзенең 65 яшьлеген билгеләп үтте. Меңләгән укучыларының, хезмәттәшләренең юбилей теләкләренә без дә кушылабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International