Баскетболчылар – өченче

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Баскетболчылар – өченче
Күптән түгел Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә хатын-кызлар арасында баскетбол буенча узган ТР чемпионатында буалылар өченче урын яулады. 
“Яшьлек” спорт мәктәбе шәкертләре – Ксения Шавкинадан, Алиса Никандровадан, Роза Галиевадан, Заринә Касыймовадан, Екатерина Копотиловадан, Елизавета Ефремовадан, Яна Арефьевадан, Айгөл Ситдыйковадан торган команда бары чемпионнарга – ярым-финалда Алексеевск баскетболчыларына гына оттырды. Башлангыч этапта Арча, Аксубай, Зәй, өченче урын өчен уенда Спас районнарыннан килгән көндәшләреннән өстенлек алды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International