Бакча һәм торак йортларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерүгә бер ел калды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе исегезгә төшерә, бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Бу вакытка кадәр, «дача амнистиясе» н озайту аркасында, татарстанлылар төзелеш башлану һәм тәмамлану турында хәбәр итмичә, мондый күчемсез милеккә хокукны теркәү мөмкинлегенә ия.

Шулай итеп, хәзерге вакытта бакча кишәрлегендә торак яки бакча йорты милкенә рәсмиләштерү өчен кадастр инженерын чакырырга кирәк, ул йортның техник планын әзерләячәк, ә аннан соң КФҮнең теләсә кайсы офисына дәүләт кадастр исәбенә алу һәм аңа хокукларны теркәү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, дәүләт пошлинасы 350 сум күләмендә түләп. Әгәр моны 2021 елның 1 мартына кадәр эшләп өлгермәсәң, киләчәктә җирле үзидарә органына, кирәкле документлар кушып, күчемсез милек объектын төзи башлау турында хәбәрнамә, ә аннары төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә бирергә туры киләчәк.

"Дача амнистиясе" чорында( 2006 елдан башлап) Татарстан Росреестры тарафыннан 740 меңнән артык күчемсез милек объекты теркәлгән.

Моннан тыш, гадиләштерелгән тәртиптә шулай ук гражданнарга Җир кодексы үз көченә кергәнче, ягъни 2001 елның 30 октябренә кадәр сроксыз файдалануга яки гомерлек мирас итеп бирелгән җир кишәрлекләрен  милеккә рәсмиләштерергә мөмкин. Гражданинның кулында мондый участокка хокук билгели торган документ: таныклык, шартнамә яки җир кишәрлеген вакытыннан алда файдалануга яки гомерлеккә мирас итеп бирү турында нинди дә булса акт, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә һ. б. булырга тиеш.

Хокук билгели торган документны, милек хокукын теркәү турындагы гариза белән бергә, КФҮнең теләсә кайсы офисына, шул ук вакытта дәүләт пошлинасын 350 сум күләмендә түләп, тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International