«Җиңүгә юл авыр булды»

2020 елның 17 марты, сишәмбе

«Сугышның йөзе хатын-кыз түгел» проекты Бөек Ватан сугышы кагылган һәр хатын-кызның тарихын саклап калырга тиеш.

Проектның максаты – сугышта катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау.

Әлеге проект кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Буа бүлекчәсе белән берлектә тыл хезмәтчәне Габитова Сания Вәлимөхәмәт кызы белән очрашу оештырдылар. Комплекслы үзәк белгечләре ветеранны якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, волонтерлар чәчәкләр тапшырдылар, шигырьләр укыдылар, бүгенге буын яшүсмерләре тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерделәр.

Сания апа 1930 елда Тәтеш районы Олы Тархан авылында туа. Мәктәпне, аннары педагогия институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Ул кунаклар белән җыелган хатирәләре турында уртаклашты. Өлкәннәр окоп казыйлар, бәрәңге утырталар, ә

кечкенәләре уңыш җыялар, дип сөйләде. Элеккеге педагог буларак, Сания апа балалардан аларның укуы, районда иҗтимагый һәм мәдәни яшьләр тормышы турында сорашты.

Тыл хезмәтчәненең кече буынның игелеге һәм кайгыртуы күңел түрен кузгатты. Ул иң афәтле сугыш елларында тылда Җиңүне якынайту өчен көрәшкән кешеләрне онытмаганнары өчен рәхмәтен белдерде. Менә шундый җылы очрашу һәм сөйләшү булды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International