Хөрмәтле буалылар! Сезне РФ Оборона министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына гамәлгә ашырыла торган «Хәтер юлы» Бөтенроссия проектына кушылырга чакырабыз.
Без анда һәр гаиләне, һәр кешене катнашырга чакырабыз! «Хәтер юлы» - ул Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кеше турында мәгълүматларның бердәм базасы. Хәтер юлы-«Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы территориясендә сугышта катнашучыларның исемнәре һәм портретлары язылган мемориал. Бу бурычны үтәү өчен сугышта катнашучылар турындагы фотоматериалларны эзләү һәм чагыштыру, аларны зур мемориалга урнаштыру буенча зур эш башкарасы бар.
Ничек катнашырга? «Халык хәтере» сайтында «Хәтер юлы» проекты кысаларында сугышта катнашучыларның фотосурәтләрен җыю буенча «Җиңүнең туган йөзләрен саклыйк» дигән акция игълан ителде. Туганыгызның портреты төзелә торган мемориалда күренсен өчен «халык хәтере» порталындагы фотосурәтне йөкләү дә җитә. Сезгә прталда сугышта катнашучының фотосы һәм исеме формасын тутырырга кирәк.
Әйдәгез, илгә тынычлык китергән шәхесләрнең исемнәрен һәм йөзләрен бергә мәңгеләштерик