Коронавирус таралу сәбәпле, вакытыннан алда уздырылучы БДИ үткәрү вакыты күчерелде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

20 марттан 13 апрельгә кадәр алдан планлаштырылган БДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары үткәрү вакыты күчерелде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

"Коронавирус йогышы таралуга бәйле килеп туган вәзгыять шартларында, алдан планлаштырылган 11(12) сыйныфта бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү төп чорга күчерелә», — диелә министрлык хәбәрендә.

 

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры 25 майдан 29 июньгә кадәр узачак.

 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, вакытыннан алда имтихан тапшыру өчен гариза биргән, узган ел һәм агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучыларына, дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорына гаризаны яңадан теркәү өчен, яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп каникуллары вакытын коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле бер атнага алга күчерергә кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International