Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан, 18 марттан башлап барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата.
Шулай итеп, гражданнарны шәхси кабул итү, шулай ук атна саен Казанда Авангардная урамы, 74 (7 подъезд) адресы буенча үткәрелә торган гражданнарга консультация бирү вакытлыча туктатылды – аерым күрсәтмә чыкканчы. Әлеге чаралар шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең территориаль бүлекләрендә дә гамәлдә.
Кертелгән чикләүләргә бәйле рәвештә гражданнарга консультация бирү Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында күрсәтелгән телефоннар буенча башкарылачак rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгатьләре почта аша һәм электрон почта аша кабул ителәчәк. Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча да Росреестрның 8(800)100-34-34 колл-үзәге бердәм түләүсез белешмә телефоны буенча консультация алырга була.
Моннан тыш, Татарстан Росреестры гражданнарга Интернет аша skype сервисы аша да консультацияләр үткәрә. Видео аша кабул итүгә язылу өчен алдан электрон адреска гариза җибәрергә кирәк skype@rosreestr.org тулырак инструкция белән Росреестрның рәсми сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «ВИДЕО-кабул итүгә язылу» өстәмә битендә танышырга мөмкин.
Хокукларны дәүләт теркәвенә алу һәм дәүләт кадастр исәбенә алу турындагы гаризаларны элеккечә үк КФҮ аша шәхси тәртиптә бирергә мөмкин. Шулай ук аларны электрон рәвештә Росреестр порталы аша да җибәрергә була.