Иртә яз килүгә бәйле рәвештә, буалылар предприятие, оешма территорияләрен, шулай ук кыштан соң, беркетелгән урамнарны тәртипкә китерүгә керештеләр. Буа районының күп кенә оешмалары хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Чүп-чар, узган елгы яфракларны җыештыруга, очкан кәгазь-пакетларны җыеп, беркетелгән территорияләрдә тәртип урнаштыруга зур энтузиазм белән тотындылар. Өмә безнең шәһәрне чистартып кына калмый, кешеләрне дә берләштерә торган чара да. Аеруча активларны да билгеләп үтик. Бу «Район мәдәният йорты» МБУсе, Ял үзәге, Үзәк китапханә, Буа туган якны өйрәнү музее, Ветеринария берләшмәсе һәм Ветеринария лабораториясе коллективлары. Алар беренчеләрдән булып шәһәребезне төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Мондый актив позиция үрнәк булыр һәм башкалар тарафыннан хупланыр дип ышанабыз.
Исегездә тотыгыз, җыештырылган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста!



