Республикада 15 апрельгә кадәр Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.
Татарстанда икенче кайнар линия ачылды, аның буенча республикада яшәүчеләр Covid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга, шулай ук табибларга күптән түгел чит илләрдән кайткан гражданнар белән контактлар турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» матбугат агентлыгында ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Республика Роспотребнадзор һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линияләренә шалтырату саны арту сәбәпле, өстәмә күп каналлы телефон: 8 (800-22) 2-59-00 ачу турында карар кабул ителде. Татарстанлыларга үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез",-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлеева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада Франциядән Казанга килгән һәм беркем белән дә контактка кермәгән коронавирус белән авыручы бер генә кеше ачыкланган. Күптән түгел чит ил сәфәрләрендә булган 430га якын кеше карантинда.
Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илләрдән кайткан барлык кешеләрне кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин үтәргә өндиләр.