Ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә «Җир Сәгате» халыкара акциясен үткәрә.
«Җир Сәгате» акциясе Россиядә инде 12 нче тапкыр үткәрелә. Бу елда акциянең төп темасы - экологик активлашу. Кампания барышында һәр катнашучы экоактивизмның кайсы өлкәсе аңа барыннан да күбрәк туры килүен, шулай ук экологик хәрәкәтнең бер өлеше булуын белә һәм табигатьне һәм планетабызны саклауга үз өлешен кертә ала
Шуңа бәйле рәвештә, безнең район оешмаларына һәм предприятиеләренә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2020 елның 28 мартында 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) архитектура-декоратив яктыртуны һәм административ биналарның кизү торуын, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларның утларын һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәләр.
Узган ел «Җир сәгате» акциясендә дөньяның 188 иле катнашкан. Инициатива ике миллиардтан артык кешене, шул исәптән Россиядә яшәүче 30 миллионга якын кешене берләштергән.
60.wwf.ruда Җир Сәгатенә кушылыгыз!
Һәркем булдыра ала! Ә бергә без тагын да күбрәк булдырабыз!