Хөрмәтле буалылар, гражданнарның иминлеген саклау һәм сәламәтлеген саклау максатыннан, барлык кирәкле чаралар күрелде. Район җитәкчелеге көн саен хәлне күзәтеп тора. Безнең районда коронавирус йоктыру очраклары юк, вируска шикләнгән кешеләр юк. Вәзгыять тотрыклы һәм гражданнар тормышының барлык өлкәләрендә контроль астында.
Әмма, коронавирус таралуга карата килеп туган хәлне исәпкә алып, Буа муниципаль районында эпидемиягә каршы һәм профилактик чаралар комплексы оештырылды һәм үткәрелә. Режим гамәлдә булган вакытта белем бирү оешмалары арасында студентлар, мәктәпара, муниципальара спорт, мәдәни һәм башка чаралар; спорт, тамаша, гавами һәм башка массакүләм чаралар үткәрү тыела. Предприятиеләрдә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә өстәмә профилактик һәм дезинфекция чаралары күрелгән. Яңа коронавирус йогышы буенча эпидемия имин булмаган территорияләрдән килгән яисә чит илләрдә ял иткән барлык кешеләр дә республикага кайткач яисә килгәч, кайнар линиягә шалтыратырга һәм 14 көн эчендә ирекле карантин үтәргә тиеш. Бу гражданнарга больничный листлар биреләчәк. Күрсәтелгән чаралар күрелмәгән очракта, әлеге затлар һәм аларның туганнары карантин чараларны бозган өчен җаваплылыкка тартылачак. Районда балалар бакчаларын карантинга ябу планлаштырылмый. Әмма мәктәп каникуллары вакытында барлык күңел ачу һәм спорт чаралары гамәлдән чыгарылган.
Кайбер продуктларга ихтыяҗ арту нигезсез: кибетләрдә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе продуктлары җитәрлек. Кибет складларында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар запасы җитәрлек, азык-төлек товарлары белән тәэмин итүдә кыенлыклар күзәтелми. Бәяләрне ясалма күтәрү мәсьәләсе республика җитәкчелеге һәм монополиягә каршы хезмәт тарафыннан контрольгә алынды.
Буалылардан провокацияләргә бирешмәүләрен, социаль челтәрләрдәге фейк хәбәрләренә игътибар итмәүләрен, рәсми мәгълүматка гына ышануларын сорыйбыз. Паникага бирешергә һәм азык-төлек сатып алырга кирәкми.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында "кайнар линия" ачылды, аның буенча барлык кешеләр дә Covid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин: 8-800-222-59-00 (көн саен 7.30-20.00)
Буалыларга аңлаганнары өчен рәхмәт белдерәбез һәм үз сәламәтлегебезгә игътибар белән карарга чакырабыз!