"Авангард" агрофирмасында механизаторларга яңа техника ачкычлары тапшырылды

2020 елның 20 марты, җомга

"Авангард" агрофирмасының техник паркы ел саен яңартыла. Генераль директор Николай Курчаткин сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 112,8 миллион сумлык трактор, комбайн, тагылма инвентарь китерелгән. Шушы көннәрдә 12,8 миллион сумлык техника кайтарылачак. Яңа 4 комбайн, төрле куәттәге 7 трактор, 1 төягечнең ачкычлары тантаналы шартларда тапшырылды. Техниканы агрофирманың  "Коммуна", "Цивильский бекон" филиаллары алды. Тантанада "АК Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, район җитәкчесе Ранис Камартдинов, техника җитештерүче компанияләр вәкилләре катнашты. Алар "Авангард" хезмәтчәннәренә уңышлар теләделәр. Ә уңышлар бик кирәк- алда чәчү кампаниясе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International