Социаль ипотека ярдәмендә тораклы булган укытучылар әлеге программаның отышлы яклары турында сөйлиләр.

2020 елның 20 марты, җомга

Буада 2005 елдан башлап “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты нигезендә барлыгы сигез күпкатлы йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Әлеге проектка караган биш төрле программа буенча барлыгы  372 гаилә квартиралы булды.

Алар арасында Мөстәкыймовлар белән Хәлиевлар  гаиләләре. Шәһәрнең Совет урамында төзелүче йортларның катлары “үсүен” Хәлиевлар түземсезлек белән күзәткән. Шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Гөлнара Хәлиева социаль ипотека программасы буенча торакка чиратка баса. Чит кешегә квартира өчен түләп торганчы, үзебезгә түләрбез, дип фикер йөртә яшь гаилә. Ике бүлмәлене алырга уйлыйлар. Әмма өчлене алалар. 72 квадрат метрлы мәйдан футбол кыры кадәр булып тоела баштан яшьләргә. Түләү графигының соңгы графасында 2 миллион 300 мең сум (квартираның гомуми бәясе) дигән сан башта азрак куркыта.  Әмма яши-яши барысы да җайлана. Гаиләдә беренче булып Раяз туа, аннары Рәзил. Социаль ипотека программасы нигезендә  һәр “егеткә” ипотека суммасыннан 200 мең сум акча  чигерелә бара. Икенче балага бирелгән 400 мең сум “Ана капиталы”н да торакка түләүгә файдаланырга булалар. Түләү саллы гына суммага кими.

- Тагын өч елдан түләп бетерербез, дип өметләнәбез. Аннан инде йорт турында уйлый башласак та була,- дип сөйли Гөлнара Хәлиева.

Гөлнара Мөстәкыймова Совет урамында төзелгән күрше йорттан тораклы була. Ул да укытучы. Шулай ук гаилә беренче балалары тугач та фатирда түләп яши. Уллары Эмиль тугач, ипотеканың 200 мең сумы чигерелә, аннан  “Ана капиталы” буенча  400 мең сум акча күчә.

- Унөч ел буена түли килеп, графикта түләү суммасы соңгы елларда 15 мең сумга кадәр үсә иде. Дәүләт ярдәм иткәч, сумма кимеде. Хәзер күпкә җиңелрәк, - ди ул.

Республика Дәүләт торак фондының Буадагы вәкиллеге баш белгече Дилә Әлламова белдерүенчә, бүгенге көндә “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча программалар нигезендә районда унлап гаилә торакка чират көтә. Киләчәктә шәһәрнең Төзүчеләр тыкрыгында 60 квартиралы йорт төзү планда каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International