Буа ветеринария лабораториясендә район хуҗалыклары һәм ветеринария берләшмәсе ветеринария белгечләре өчен уку оештырылды.
Гамәли дәресне Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белгечләре үткәрде. Буалы ветеринарлар фән кандидаты Евгений Кирилловтан һәм республика ветеринария лабораториясе начальнигы урынбасары Рөстәм Хашимовтан мөгезле эре терлекләр үләксәләрен ярып, лаборатория тикшерүенә кадәр беренчел диагнозны кую буенча күрсәтмә тәҗрибә алдылар.