Бөтендөнья бәхет көне әле күптән түгел генә, 2013 елдан бирле ел саен 20 мартта билгеләп үтелә. Аның максаты глобаль- кешеләрнең игътибарын тормыштан канәгать булуга юнәлтү һәм аларның бәхетле булу омтылышына ярдәм итү.
Сүз уңаенда, Халыкара бәхет көнен бәйрәм итү датасы очраклы гына сайланмаган. Чөнки 20 март язгы көн белән төн озынлыгы буенча төн тигезләшкәндә башлана. Шулай итеп, бәйрәмне гамәлгә куючылар планетаның барлык кешеләре дә бәхеткә тигез хокукка ия, дип ассызыкладыла. Бәхеткә омтылу — планетада һәр кешенең аерылгысыз теләге, дигән идеяне саклау өчен, бәхет көне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелды.
Шул уңайдан бүген бөтен ил буенча «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты флешмобы уза. «Минем белән хыяллан» проекты-тирә-юньдәге игелекле кешеләр, каршылыкларны җиңеп чыгу, буыннар арасындагы диалог, бернәрсәгә карамастан ничек бәхетле булу турында тарих.
Дуслар, кушылыгыз флешмобка, үз аккаунт социаль челтәрләрдә # воВсе32# хештегында елмаюлы селфилар урнаштырыгыз. Бу дөняны яхшырак һәм бәхетлерәк итик.