Район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов бүген Түбән Наратбаш авыл җирлегенең Зур Карлаңгы авылында крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар.
Юллар Илнур Гайнетдинов хуҗалыгыннан башланды. Бүгенге көндә аның фермасында 29 сыер терлеге бар. Фермер шулай ук сарыклар үрчетү белән дә шөгыльләнә, тиздән бу эш өчен яңа бина төзүне планлаштыра. Әлеге авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы тагын бер фермер Айрат Мусин дәүләт грантын отып үз эшен башлап җибәрде. Ул симертү өчен бозаулар сатып алган. Шулай ук 220 гектар пай җирен арендага рәсмиләштергән. Азыкны үзе әзерли, моның өчен аның тиешле техникасы да бар.
Илнур һәм Илшат Фәхретдиновлар карамагында 313 гектар җир, чәчүгә әзер техникалары да бар. Быел фермерлар элиталы орлыклар да сатып алганнар.
Авыл хуҗалыгын үстерү, бу катлаулы бурыч. Терлекчелек белән шөгыльләнү - ул көндәлек авыр һәм җаваплы хезмәт. Төгәл үсеш өчен Ранис Рафисович фермерларны дәүләт программаларында активрак катнашырга өндәде, үз чиратында җирле үзидарә органнары да кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзерлекне эйтеп үтте.