Республиканың 16 районы аграрчылары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча эш алып баралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре язгы эшкә кереште.
2019 елда яз соңрак килде. Аграрийлар көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга 4 апрельдә старт бирделәр. Көзге культураларны тукландыру 0,8 мең га мәйданда башкарылган, күпьеллык үләннәрне тукландыру – 0,1 мең га, узган ел уңдырышлылык – 30,5 ц/га, ә тулай җыем 4471 мең тонна тәшкил иткән.
Ә менә иртә язның яхшы үрнәге - 2008 ел. Ул чакта аграрийлар басуларга 28 мартта чыкты. Көзге культураларны тукландыру 1,3 мең га мәйданда башкарылган, күпьеллык үләннәрне тукландыру – 0,1 мең га, ужышлылык бик югары булып 37,2 ц/га, ә тулай җыем 6321,4 мең тонна тәшкил иткән.
Бүгенге көндә республика буенча көзге культуралар 8,5 мең га мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр- 6,9 мең га, быел барлыгы 486,7 мең га, күпьеллык үләннәрне 484,1 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак.
Республика кырларында орлыкларны инкрустацияләү буенча актив эш дәвам итә. Бу эшкә Зәй, Кайбыч, Нурлат, Сарман, Тәтеш һәм Ютазы районнары тотынган инде. Бүгенге көндә эшләр 3,5 мең тоннага башкарылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчаларын ала алалар. Бу акчаларны чәчү мәйданына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.
Агымдагы елда гектарына 70 килограммнан артык тәэсир итүче матдә туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечләр булган районнарга активлашырга кирәк. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу һәм туфрактан минераль элементлар чыгаруны тулыландыру нигезе булып тора. Ашлама уңдырышлылыкны арттырып кына калмый, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр микъдары арта. Шуңа күрә минераль ашламалар җыю һәм кертү буенча тиешле күләмдә алып барылган районнарга моңа зур игътибар бирергә кирәк.