Бүген, 20 март көнне, район башлыгы Рәнис Камартдинов рәислегендә Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә район Башкарма комитеты, салым инспекциясе, прокуратура, социаль яклау, шулай ук башка оешмалар белгечләре катнашты. Чара барышында районның аз тәэмин ителгән гаиләләренә ярлылыкны киметүгә һәм керемнәрне арттыруга юнәлдерелгән адреслы ярдәм күрсәтү сораулары каралды
Район халкының яшәү минимумыннан түбәнрәк кереме булган гомуми саныннан күпчелек өлешен балалары булган гаиләләр тәшкил итә. Утырышта катнашучылар тарафыннан һәр очрак аерым каралды, барлык нечкәлекләре исәпкә алынды. Һәр гаилә өчен аларның реаль керемнәрен арттыру буенча конкрет чаралар эшләнде. Шуны ассызыклап китик, аз керемле гражданнарга субсидияләр белән генә чикләнмичә, аларны яңа һөнәргә өйрәтүдә дә, үзмәшгульлекне оештыруда да ярдәм итәчәкләр.
Комиссия эшенең төп максаты-ярлылыкның сәбәпләрен һәм структурасын анализлау, гражданнарның һәм гаиләләрнең ярлылык сәбәпләрен һәм төп факторларын ачыклау. Алар арасында керем дәрәҗәсе, сәламәтлек дәрәҗәсе, белем дәрәҗәсе, эш белән тәэмин итү, эшсезлек, социаль ярдәм программаларында катнашу һ.б. бар.