Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе искә төшерә: 2020 елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды.
2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.
Салым органнарына салым декларациясен мөстәкыйль тапшырырга тиешле гражданнар:
2019 елда алынган керемнәрне шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, шәхси практика белән шөгыльләнүче адвокатлар, адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар декларацияләргә тиеш.
Яшәү урыны буенча салым инспекциясенә декларацияне түбәндәге ысуллар белән тапшырырга мөмкин:
-- «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» ярдәмендә;
- Россия ФСХ сайты;
- дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ) ярдәмендә;
- шәхсән салым органына мөрәҗәгать итеп;
- КФҮ аша;
- декларацияне почта аша кертемнәрнең тасвирламасы белән җибәрергә.
2019 елгы керемнәр буенча салым декларациясен тутыру һәм тапшыру өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисын куллану аеруча уңайлы. Сервис ярдәмендә ФЗКС буенча салым декларациясен интерактив режимда тутыру мөмкин, Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында "программа чаралары" бүлегендә « Декларация» программасыннан файдаланырга була.
Тулырак мәгълүмат сайтта nalog.ru телефон: 8( 800) 222-22-22.