Татарстанда Covid-19 аркасында 20дән артык кеше катнашында чаралар тыелды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстанда Covid-19 коронавирусы аркасында 20дән артык кеше катнашында чаралар тыелган. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Республика Хөкүмәте карары хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

«Татарстан Республикасы территориясендә катнашучылар саны 20 һәм аннан да күбрәк булган спорт, тамаша һәм гавами чаралар үткәрү рөхсәт ителми", - диелә карарда. Әгәр мондый чараларны гамәлдән чыгарырга яки күчерергә ярамый икән, аларны, санитар-эпидемияләргә каршы режимны үтәп, тамашачылардан башка үткәрәчәкләр.

ТР Министрлар кабинеты шулай ук күңел ачу чараларын төнлә — 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр үткәрмәүне сорый.

Моннан тыш, эш бирүчеләр хезмәткәрләрнең чит ил командировкаларын гамәлдән чыгаруларын сорый, ә бу мөмкин булмаса, кире кайтканда аларны ике атна дәвамында эшләргә юл куймаска кирәк. Хезмәткәрләрне дистанцион эш формасына күчерү, даими рәвештә эш урыннарын дезинфекцияләү һәм антисептик кулларны эшкәртү өчен шартлар булдыру тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International