Буа муниципаль районында азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен “кайнар линия” телефоны эшли. Пенсионерларга махсус оештырылган волонтерлар отряды вәкилләре ярдәм итәчәк.
Өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә:
8( 84374) 3- 35- 35
8( 84374) 3-38-05
Кайнар линия телефоннары дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 17.00 гә кадәр эшли (төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, беренче чиратта кирәк булган продуктлар һәм дарулар сатып алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү ялгыз (ялгыз яшәүче) өлкән кеше (инвалид) хисабына башкарыла.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр коронавирус инфекциясе йогынтысына дучар ителәләр. Иммун системага йөкләнеш булу сәбәпле, өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы, шул исәптән вируслы пневмония кебек куркыныч хәлләр дә булырга мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга кибетләргә, даруханәләргә, банкларга, почта бүлекчәләренә һәм кешеләр күпләп җыела торган башка урыннарга сирәгрәк йөрергә киңәш итәбез. Аларга азык-төлек китерүдә, дарулар сатып алуда һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм туганнар ягыннан күрсәтелергә тиеш.